Татарча изложение «Минем әбием|Минем эбием» (154 сүз) |
Изложение на татарском языке на тему “Минем әбием”/”Минем эбием”Минем әбием хәзер дә бик матур әле. Тик кызларча түгел, әбиләрчә матур ул. Аның йөзе ап-ак. Бит уртасы, балаларныкы кебек, аз гына алсуланып тора. Аның шул ак йөзенә көмеш кебек ак чәчләр бик тә, бик тә килешә. Ул чәчләр гомер буе шундый ак булганнар диярсең. Башка төрле чәч, хәтта чем-кара булса да, минем әбиемә мондый матур төс бирмәс иде. Күз читләреннән сызылып киткән җыерчыклары әбиемне һаман елмаеп торган шикелле ачык йөзле итәләр. Аның йөзенә карасаң, күңел тынычланып кала. Әйтерсең дөньяда кайгы да, сагыш та юк. Бар да тыныч, бар да җиткән кебек була.
Инде әбиемнең куллары каткан, бармаклары нечкәреп, сөякләнеп калган…
Ләкин әбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар миңа йомшак, иң җылы булып тоелалар.
Нигә докторлар тизрәк кешене яшәртә торган дару уйлап чыгармыйлар икән? Ә бит андый дару булыр. Кеше шул даруның бер генә тамчысын эчер дэ яшереп китер. Их,шул дару табылсын иде дэ,эбием безнен белен тагын озак елларгомер итсен иде (154 сyз)
*Транслит*
Минем эбием хэзер дэ бик матур эле. Тик кызларча тугел, эбилэрчэ матур ул. Анын йозе ап-ак. Бит уртасы, балаларныкы кебек, аз гына алсуланып тора. Анын шул ак йозенэ комеш кебек ак чэчлэр бик тэ, бик тэ килешэ. Ул чэчлэр гомер буе шундый ак булганнар диярсен. Башка торле чэч, хэтта чем-кара булса да, минем эбиемэ мондый матур тос бирмэс иде. Куз читлэреннэн сызылып киткэн жыерчыклары эбиемне хаман елмаеп торган шикелле ачык йозле итэлэр. Анын йозенэ карасан, кунел тынычланып кала. Эйтерсен доньяда кайгы да, сагыш та юк. Бар да тыныч, бар да житкэн кебек була.
Инде эбиемнен куллары каткан, бармаклары нечкэреп, сояклэнеп калган…
Лэкин эбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар мина йомшак, ин жылы булып тоелалар.
Нигэ докторлар тизрэк кешене яшэртэ торган дару уйлап чыгармыйлар икэн? Э бит андый дару булыр. Кеше шул дарунын бер генэ тамчысын эчер дэ яшереп китер. Их,шул дару табылсын иде дэ,эбием безнен белен тагын озак елларгомер итсен иде (154 сyз) Еще изложения на татарском языке со схожей к “Минем эбием” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
tatar16.ru
Татарча сочинение «Дәү әнием|Дэу энием» |
Сочинение на татарском языке на тему “Дәү әнием”/”Дэу энием”
Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.
Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дэу энием” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
tatar16.ru
Әни — Стихи на татарском языке
Әниләргә
Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.
Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.
Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.
Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.
Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.
Лилия Гиматдинова
*****
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Люция Аблеева
*****
Әнкәй булмый үткән заманда
Күпме еллар үтте, сулар акты,
Киткәнеңә безнең арадан.
Әлегәчә сыкрый, каны тама,
Йөрәктәге тирән ярадан.
Мәгънәләрен кайбер киңәшеңнең,
Яши-яши генә аңладым.
Ник аларны үзең исән чакта,
Дога итеп үземә алмадым?
Нигә соң ул, 20-дә әйткән сүзләр,
Тик кырыкта җитә аң булып?
Ә бүген ул миңа кояш булып,
Һәркөн иртән туа таң булып.
Бу тормышта якын кешеләр бар,
Иң якыны миңа, син, әнкәм.
Колагымда әле яңгырап тора,
“Тәртип белән генә йөр, бәбкәм!”
“Әннә” диеп телем ачылган да,
Әнкәй, диеп яшим һаман да.
Бүген дә бит әнием минем белән,
Әнкәй булмый үткән заманда.
Фирдат Валеев
*****
Тәмле төш
Әниемне төштә күрдем,
Үләнле чәй эчерде,
Үзе пешергән икмәккә
Каймагын ягып бирде.
Гүя мин кайтканны көткән —
Коймагын да пешергән,
Самавыры чыжлап тора,
Белмим, кайчан өлгергән?!
Нинди бәхет татый алу
Сый-хөрмәтен әнинең!
Уянгач та телдә иде
Тәме хуш исле чәйнең.
Күзем йомдым күрергә дип
Дәвамын тәмле төшнең,
Йокым качты, аңлагач та
Аның мөмкин түгелен.
Нур Ахунов
*****
Әнигә хат
Әни, көтәм сине көн дә —
Зур ишектә күзләрем.
Күрмәсәләр тәрәзәгә
Менеп басам тезләнеп.
Ник әнием ташлап киттең
Мине тугач куркудан?
Нигә әнисез чыкканмын
Бала тудыру йортыннан?
Дистәләгән еллар яшим,
Мин хөкүмәт өендә.
Башкалар кебек әниле
Булыр идем бит мин дә!
Дөньялар яктырыр иде —
Нурлы йөзеңне күрсәм.
Туйдырды инде тормышта —
Зур бина, соры түшәм.
Бер тапкыр да күрмәсәм дә
Иң кадерле кешем син!
Кочагыңда үсмәсәм дә
Сагынамын, нишлим соң?
Ташлап китәсеңне белсәм —
Тумаган булыр идем.
Әйтче, зинһар, әнием?
Инде күпме сүзләр яздым
Сине эзләп хатларда.
Каршыларга күп йөгердем
Апа күрсәм чатларда…
Кил әнием, ал кочаклап
Үсәсем килми ятим!..
Күздән аккан яшьләремне
Әйтче, әнием, нишләтим?
Роберт Шаймарданов
*****
Әни
Гади генә бер сүз «әни»,
Күпме аклык, сафлык анда!
«Әни» диюгә җылылык
Һәм ышаныч туа җанда.
Җылы куеныңа сыенып,
Җил-яңгырны мин белмәдем
Алтын канатлы балачак
Насыйп булсын һәркемгә дә.
Сабырлыгың, түземлегең,
Кыя-тауга тиңләшерлек
Йөрәк җылың, җан рәхәтең
Җәйге кояш көнләшерлек.
Кичер, әни, чәчләреңне
Ак карларга манган өчен,
Нурлы йөзеңә борчудан
Җыерчыклар салган өчен.
Рәхмәт, әнием, бердәнберем,
Миңа гомер биргән өчен,
Бар дөньямны мәхәббәткә,
Сөю-назга күмгән өчен.
Римма Гайнанова
*****
Әнкәй җиләк җыя
Тау битендә әнкәй җиләк җыяКулларында — алсу чиләге.
Чиләгендә кызыл җиләгең дә
Үзем дә бит җирнең бизәге.
Талгын җилләр үбә җиләкләрен
Яфракларын читкә этәреп.
Ачуларын әйткән төсле була
Күлмәк итәкләрен күтәреп.
Алсу чиләгең дә, җиләгең дә
Алсуланып калган йөзләрең.
Күкнең зәңгәрлеге төшкән төсле
Төсен югагалтмаган күзләрең.
Тау битеннән әнкәй җиләк җыйган,
җиләкләрдән тулган чиләге.
Кызктырып күзне камаштыра
Чиләгендә кызыл җиләге.
Гузалия Файзуллина
Рәхмәтлемен әнигә
Әниемнең изге сүзе
Гел минем күңелемдә.
Әнием якын дустым да
Таяныч, терәгем дә.
Ул кылган изгелекләрне
Онытмам гомердә дә.
Хөрмәт йөзеннән исемен
Уярлык бит һәйкәлгә.
Лилия Сәлахетдинова
*****
Әниемнең кытыршы куллары
Башларымнан әгәр сыйпаса,
Я аркамнан ипләп кагып куйса,
Я каршымда коймак майласа…
Гүя әйлэнәм мин бер сабыйга,
Бәхет баса: зуры, олысы.
Әнкәй кочагының җылысын.
Йомшак мамык шәлләр бәйләп куйган,
Күзәнәге саен — ак теләк.
Күз нурларын түккән,
салган кул җылысын.
Сагынуын тезгән, җыр көйләп.
Тик йөзендә аның бетмәс сагыш,
Адым калмый, йөри озатып.
Ерак калалардан теләсәң дә,
Еласаң да булмый гел кайтып.
Озак еллар буе әйтсәк иде,
Ач ишегең, Нәнә, без кайттык.
Мең караңгы көнне балкыта бит,
Әнкәй йөзендәге бер шатлык.
Фирдания Нугаева
*****
Кайдан башлана хатын-кыз?
Сыгылмалы билдәнме,
Ак йөз, йомшак кулларданмы,
Назлы, тәмле телдәнме?
Кайдан башлана хатын-кыз?
Гөл, чәчәк чагыннанмы,
Наз, иркәдән, мәхәббәттән,
Нурланган чагылданмы?
Кайдан башлана хатын-кыз?
Яз ачкан бөредәнме,
Чәчәкләре серкәләнеп
Җимешен күрүдәнме?
Кайдан башлана хатын-кыз?
Әнилектән башлана!
Өмет чәчә ак дөньяга,
Гөмер җебе — тантана!
Найля Аюпова
*****
Әни булу-бәхет ул
Иң зур бәхет бит ул әни булу,
Сөеп,назлап карау балаңа.
Сабыеның көләч йөзен күрү,
Иң зур шатлык бит ул анага.
Әннә,- диеп нәни кулын сузса,
Кочагыңа назлап сыенса.
Шул түгелме бәхет әни өчен,
Сабыена карап сөенсә.
Тик бәхетләр тели баласына,
Әни бит ул үзе изге җан.
Рәнҗетергә шуңа хакыбыз юк,
Әниләрне безгә һич кайчан.
Әни булу бәхетеннән ходай,
Аермасын иде беркемне.
Һәр хатын-кыз тоеп ул бәхетне,
Булсын иде һәрчак сөйкемле.
Гульфия Гизатова (Муртазина)
*****
Умач уам
Умач уам, чит уйларны
баштан куам,
Күңелемә чит уй кертмим,
Күз яшь түгеп, яшем сөртмим.
Умач уам әнкәй кебек,
Яннарымда тора кебек әнкәй көлеп,
Әнкәемнең юклыгы да
Йөрәгемне ала телеп.
Умач уам,аш пешерәм,
Бала чак искә төшерәм,
Әнкәйнең умач ашларын
Күңелем аша кичерәм.
Ачы катык,арыш оны
Әнкәемнең бишек җыры
Күңелемә җылы өргән.
Найля Аюпова
*****
Ана
Кырау төшкән әткәм чәчләренә…
Көмеш кунган әнкәм толымына.
Тик күзләре якты нур чәчәләр
Сөеп баккан чакта улына.
Карашары аның шундый назлы,
Әмма сагыш-моң да бар анда.
Язмышымны юрап төн йокламый,
Әйтерсең мин сабый hаман да.
Ул үпкәндә минем маңгаемнан,
Күрше кызының тавышын ишетәм:
«Биләүдәге бала булды инде…
Мәңге төшмәс, ахры, бишектән!»
— Күгәрченем-күршем, ил тоткасы
Булып җиргә туган балалар
Буйга җитсәләр дә … ана өчен
Барыбер сабый булып калалар.
…Юлда тоткарланып, эштән тагын
Соңга калып кайтам бүген дә.
Нарасыен көтеп торган кебек
Көтә әнкәй капка төбендә.
Җолдас Сәетназаров
Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе
*****
Ана назы
Ана назы-иртәнге чык,
Кояш сызган якты нур,
Эчкерсез йолдыз сафлыгы,
Зурлыгы-hичшиксез зур!
Ана назы-кыр гөлләре,
Баламның елмаюы,
Изгелектә үткән көнең
Имин кояш баюы.
Ана назы-тау чишмәсе,
Могҗизалы, тылсымлы,
Көне изге, юлы изге,
Рәнҗеш алмый бер кылы.
Газиз җанда ана назын
Имгәтмичә саклармын,
Гомер басып баhа куя
Хурлатмыйча аклармын.
Найля Аюпова
*****
Әниләр
Әниләр – алар иң якын,
Иң кадерле кешеләр.
Йөзләрендә җыерчыклар,
Ул — еллар салган эзләр.
Әниләрдә генә була
Кадерле, якын күзләр.
Алар гына әйтә ала
Безне юатыр сүзләр.
Әниләрнең күңелләре
Ярсыз тирән диңгезләр.
Без бәхетле алар барга,
Рәхмәт Сезгә, Әниләр!
Лилия Сәлахетдинова
*****
Сүндермәле, әнкәй, утларыңны
Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәңдә утың балкысын.
Ераклардан тоеп яшибез без
Тәрәзәләреңнең яктысын.
Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Караңгылык салма күңелгә.
Синең якты тәрәзәңнән, әнкәй,
Бәхет нуры безгә сибелә.
Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәгә казак кактырма.
Синең тәрәзәңдә ут янганда
Күңелләрдә кояш яктыра.
Физәлия Дәүләтгәрәева
*****
Әнкәемнең кәшемир яулыгын
Бик еш алып бәйлим башыма,
Әнкәй карый төсле көзгеләрдән
Күзләр ошаш, ошаш кашлар да.
Күкрәгемә кысып исен исним
Әнкәй исе килә яулыктан,
Бала холкы һаман китми, никтер,
Яшем дә бит инде таулыкта.
Килеш,килбәт, карашлар да ошаш,
Аш пешерәм әнкәй шикелле,
Әнкәй кебек кенә була алмам,
Әнкәй кебек булмам сөйкемле.
Әнкәй бөеклеген кем ала алган?
Әнкәй бөеклеге — биектә.
Ошый алмам, юк мин ошый алмам
Әнкәй киемнәрен киеп тә.
Найля Аюпова
*****
Ана булган хатын — бәхетле
Җирдә фәрештәләр була диләр.
Әйе, алар әни исемле!
Саклый, алар яклый балаларын,
Исемендә булса җисеме.
Хатын-кызлар булсын фәрештәләр.
Булмагызчы, аналар, күке!
Берни җитми, берни алмаштырмый
Ана булу — иң зур бәхетне!
Лилия Сәлахетдинова
*****
Бәхет ул — ана булу
Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!
Шул исемгә, чын мәгънәдә, тугъры калу.
Сабыеңны биләүләргә биләп салу.
Белгән бишек җырларыңны көйләп алу.
Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!
Нәниеңнең бармакларын учта тою.
Иң соң ятып, кояштан да иртә тору.
Бала исе килә торган керләр юу.
Хатын-кызның төп бурычы — Ана булу!
Лилия Сәлахетдинова
*****
Җылы мич башыннан ала әнкәй
Олтан салган киез итекне.
Үскән чакта шуннан да яхшырак
Аяк кием күргән идекме?
Кып иттереп кидерә дә куя
Ике кат оекбаш өстеннән.
Кадерләдең, әнкәй, биш балаңны,
Килә алган чаклы көчеңнән.
Әле булса аңлыйм, әнкәй, син бит
Тазалыкны безнең сакладың.
Эх, кая соң әткәй олтан салган
Киез итек кигән чакларым…
Физәлия Дәүләттгәрәева
*****
Әнкәй
Әнкәй укый догалар
Аллах сүзләре алар.
Тасбиг төймәсен тарта
Пышылдап зикер эйтэ.
Ишетелә ерактан
Сүзләр чыга йөрәктән.
Эйтерсең әнкәй ятлый
Һәр сүзен ул кабатлый.
Рәхәтлек бирә җанга
Җиңеллек бирә тәнгә
Укыган догалары
Теләгән теләкләре.
Сакласын сине АЛЛА
Диеп кабатлый ана.
Тәрәзәдә күзләре
Моңсу карый үзләре
Әнкәй баласын көтә
Кайтыр дип өмет итә
Туып ускән өенә
Әнкәсенең янына.
Әнкәй сагындым диеп
Башкаен аска иеп.
Кочып алыр әнкәсен
Иң кадерле кешесен.
Лилия Гиматдинова (Хисамова)
*****
Ана көтә баласын
Чал чәчләрен тарап, тәрәзәгә карап
Ана көтә сагынып баласын,
Уена да кереп чыкмагандыр аның
Карт көнендә ялгыз каласын.
Иңнәрендә еллар, калтырана куллар,
Күзкәйләре моңсу, сагышлы,
Өмет итә ана, кайтыр, — диеп, бала,
Санаулы шул гомер агышы.
Догаларын кыла, ак хыяллар кора-
Имин, аман булсын баласы,
Ялгыз аналарга сабырлыклар биреп,
Тазалыклар теләп каласы.
Найля Аюпова
*****
Төшләремә бүген әнкәй керде.
Күргәнем юк иде байтактан.
Өстендәге килешле күлмәге
Күзләр камашырлык, ап-актан.
Шелтәле бер караш ташлады да,
Күрешергә теләп кул сузды.
Үреләмен генә, дигән мәлдә
Борылды да, китеп юк булды…
Әнкәй, әнкәй… һәрчак шат күңелле,
Елмаюлы,йөзе балкыган…
Күңелеңнең серен аңламауда
Гаепләрем һаман бар сыман…
Мин бит үзем… үзем синең төсле-
Йөрәгемдә ялкын йөретәм.
Бары үз җаныма яшем түгеп,
Таштай бәгыремне эретәм…
Мөлдерәмә тулы чагы була,
Гаҗиз калган чагы күңелнең…
Синең сүзләр: ”Беркем алдында да
Ахыргача бетмә түгелеп!
Читтә генә торма,курыкмыйча
Упкыннарның йөре эчендә!
Җанга иңгән тынлыкның да бары
Бөтен сере давыл көчендә.”
Мең кат өзеп,мең кат уем ялгыйм…
Ашыгулар була… уйланмый…
Ялгышулар… тормыш үзе һаман
Сынауларын бирә аямый….
Ак күлмәктән кердең төшләремә…
Шелтәләвең,әнкәй… беләм мин…
Юатмадың… дөрес сизенәсең,-
Яшем сыкмас өчен көләм мин…
Кул сузмадың… синең холык миндә-
Бары үз көчемә таянам.
Авырлыкны җиңә алып кына
Мин бәхетнең тәмен тоялам.
Борчылма син, әни, ни кылсам да
Үз җанымнан эзлим җавабын.
Үзе теләп алган… хата кылса
Йөрәк үзе татыр газабын….
Дания Закирова
*****
Әнкәй ниләр уйлыйсың
Әнкәй ниләр уйлыйсың.
Җырлыйсың да елыйсың
Төштеме әллә искә
Әллә кердеме төшкә
Авыр сугыш еллары
Ачыгып йөрүләре
Әрнүле югалтулар
Йөрәктә калды алар.
Кеп-кечкенә кыз, узең
Ничек җиткәндер көчең
Алып кайтасың көндә
Чагырдан бәйләп көлтә.
Өшегән бәрәңгене
Табалсаң бер-икене
Йөгерәсең син өйгә
Ризык булды дип , миңа.
Була ул безгә тамак
Кырып пешерсәң коймак.
Диеп эби мич яга
Бәрәңге куя аңа.
Күгәреп калган башак
Күп халык үлгән ашап.
Олысы да кечесе
Өендәге барысы.
Йөрәктә калды яра
Ул ярага юк дава.
Тетсенә шуңа күңел.
Үтеп китсә дә гомер.
Лилия Гиматдинова (Хисамова)
*****
Похожие стихи
nashi-stihi.ru
Әбекәй — алтыным, минем иң якыным
Данные об автореАвтор(ы):
Мухтарова Нурфия МагруфовнаМесто работы, должность:
учитель началҗных классов МОУ «Куянковская общеобразовательная полная средняя школа»Регион:
Республика Марий Эл Характеристики урока (занятия)Уровень образования:
дошкольное образованиеУровень образования:
начальное общее образованиеЦелевая аудитория:
БиблиотекарьЦелевая аудитория:
ВоспитательЦелевая аудитория:
Классный руководительЦелевая аудитория:
МетодистЦелевая аудитория:
Педагог дополнительного образованияЦелевая аудитория:
РодительЦелевая аудитория:
Учащийся (студент)Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)Класс(ы):
1 классКласс(ы):
2 классКласс(ы):
3 классКласс(ы):
4 классПредмет(ы):
Внеклассная работаЦель урока:
Әбиләрне 8 март бәйрәме белән котлауТип урока:
Урок обобщения и систематизации знанийУчеников в классе:
16Используемая методическая литература:
Әбиләр турында шигырьләр җырлар
Используемое оборудование:
магнитофон, DVD
Краткое описание:
Әбиләрне 8 Март Бәйрәме белән котлау кичәсе«Әбекәй – алтынным, минем иң якыным»
— Хэерле кон, хормэтле кунаклар! Сойкемле, ягымлы, йомшак кунелле эбилэребез! Бугенге кичэдэ сезнен барлык кайгы-хэсрэтлэрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, кунелегез белэн яшьлек елларына кайтара алсак, без бик шат булыр идек.
Бу очрашу сезнен кунеллэрдэ матур истэлеклэр калдырсын иде. Сезне ихлас кунелдэн 8 – Март бэйрэме белэн котлыйбыз. hэрвакыт шат, сэламэт, бэхетлебулыгыз. Балаларыгызнын, оныкларыгызнын бугенге чыгышы, аларнын шигырьлэре, жырлары, биюлэре, сезгэ эбилэргэ, бэйрэм булэгебез булсын.
Без бу бэйрэмгэ сочинениелар яздык. Концерт барышында алар белэн танышып китэрсез.
1.Монтаж
Алсу ярата эбисен,
«Эби», — дип яна-коя.
Бэйрэмгэ килгэч ана дип
Бер шигырь сойлэп бирэ.
Минем эби бик эйбэт,
Гел колеп кенэ тора.
Балакаем, дип эйтеп,
Соеп, иркэп тора.
Эбием hэркон безгэ
Тэмле ашлар пешерэ,
Сэйкемле сузлэре белэн
Безнен кунелне курэ.
Без эбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Безнен эбидэн дэ эйбэт
Кем бар икэн доньяда?
Ак яулыклы, колэч йозле,
Шат кунелле, эйбэт тэ.
Кем ул, диеп сорыйсызмы?-
Дэу энием, элбэттэ.
Тэмле бэлеш пешеруче
Дэу эни безнен ойдэ.
Анардан ашарга сорый
Шаян песиебез дэ.
Дэу энием гомер буе
Авыр эштэ эшлэгэн.
Авырлыклар куп курсэ дэ,
Кунелен тошермэгэн.
Сарай алдына баруга,
Сыеры дэшэ ана.
Маэмай да аны куругэ,
Койрык болгый, шатлана.
Ярдэме гел тиеп тора
Якын кешелэргэ дэ.
Барына да дэу эни ул,
Барлык кешелэргэ дэ.
Иртэн торсам, кояш чыгып,
Нурларын сипкэн иде.
Эбиемнен чэе кайнап,
Коймагы пешкэн иде.
Эби кузлеген эзли,
Кайда икэнен белми,
Эби кузлеген эзли.
Кузлеге бит кулында,
Эммэ ул аны сизми.
-Эби,эби,- дим ана,
Каршысына ук килеп,
Жайлы булыр эзлэргэ,
Кузлегенне ки элек.
Эби кузлеген кия,
Узе елмаеп колэ.
-Рэхмэт, табып бирден,- ди,
Аркамнан соя-соя.
Зэнгэр кугемдэ ал кояш
Сунмэсен, балкып янсын.
Эбилэрнен нурлы йозе
Гел колэч булып калсын.
Э безнен шигырьлэребез сезгэ
Булэк булып янгырасын.
Ойгэ кайтсам, ой балкыган –
Ойгэ нур ингэн!
Ерак жирне якын итеп
Эбием килгэн!
Узен ничек сагынганны
Белгэн ул, белгэн!
«Курим эле улымны!» — дип,
Эбием килгэн.
Эниемнен энисе –
Эбием булла минем,
Эби генэ тугел эле,
Ул минем дэу энием.
Ак ефэктэй чэчлэрен
Ул тарап куя уреп,
Чисталыкка ойрэнэм
Мин дэ анардан куреп.
Тэмле ашлар пешерэ,
Матур голлэр устерэ.
Оебезнен нуры ул
Барыбыздан олы ул.
Жылы оек, биялэй
Бэйли безгэ коз житкэч,
Мин дэ ана булэклэр
Алырмын усеп житкэч.
— Балалар, эбилэребезнен куллары жылы,йомшак, алай гына да тугел, алтын да! Алар узлэренен кунел жылылыгын кушып безгэ биялэй, оекбашлар бэйлилэр. Шул биялэй, оекбашларнын жылысы аша эбилэребезнен жан жылысы безгэ дэ кучэ. Шуна да нинди кочле суыкларда да безнен кул-аякларыбыз тунмый, жылы тора. Игелегле жаннары очен мен рэхмэт аларга.
Барысы бергэ: Котлыйбыз сезне, эбилэр, 8-Март белэн!
Яратам эбиемне,
Сойли ул колэ-колэ.
Укыганын да курмим,
Миннэн кубрэк белэ.
Анламасам анлата
Татлы тел белэн генэ.
Яхшы йор, кеше бул,
Иреш, ди, телэгенэ.
2 «Эбием кузлек кия» жыры.
3. Концерт
Концерт программасы:
Сэлам сезгэ тан жиленнэн,
Сэлам сезгэ роза голеннэн.
Сэлам сезгэ барлык дусларымнан
Сэлам сезгэ моннар иленнэн.
1.Шигырь. Роберт Миннуллин «Кем сон минем эби?» — укый Ахмадуллин Рамиль.
2. Шигырь. Вэсимэ Хэйруллина «Эбием» — укый Ситдикова Голузэ.
Без сезне бик яратабыз
Бэйрэм белэн котлыйбыз!
Булэк итеп сезгэ,
Бер матур жыр жырлыйбыз.
3. Жыр. «Торналар» — башкара Ямалиев Алмаз.
4.Шигырь. Резеда Вэлиева «Дэу энигэ барабыз» — укый Мусин Вильнур.
5. Шигырь. Голшат Зэйнэшева «Пенсиягэ» — укый Шарифьянова Айдария.
6. Жыр. «Туган як» — башкара Хадиева Эдилэ.
7. Шигырь. Бари Рэхмэт «Эби белэн бабушка» — укый Усманова Рэмзия
8. Шигырь. Резеда Вэлиева «Кем булырга?» — укый Габдуллин Фэнус.
9. Жыр. «Тэрэзэлэр» — башкара Габтрхакова Линара.
10. Шигырь. Вэсимэ Хэйруллина «Эбием лаеклы ялда» — укый Ганеев Ринат.
11. Шигырь. Можэhит Эхмэтжанов «Рэхэт икэн» — укый Сафина Гузэл
12.Аяклар тими идэнгэ
Дэртлэнеп биегэндэ.
Йорэклэр жырлый берлэшеп,
Парлашып биик, эйдэ!
Татар биюе.
13. Шигырь. Зэкия Туфайлова «Узем эшлим» — укый Ахмадуллина Айзилэ.
14. Шигырь. Венера Хэйруллина «Витамин алфавиты» — укый Фахрутдинов Илгизэр.
15. Жыр. «Кышкы чия» — башкара Ситдикова Голузэ.
16. Шигырь. Можэhит «Эбием ураза тота» — укый Хисматуллина Голия.
17. Шигырь. Венера Хэйруллина «Эбиемнен паласы» — укый Ганеева Лилия.
18.Бер курешу бер гомер дип,
Дога кыла ак эбилэр.
Яна тосмер, мэгънэ ала
Борынгы жыр, иске койлэр.
«Алмагачлары» кое – гармунда уйный Ямалиев Алмаз.
Сезнен белэн хушлашырга
Матур сузлэр эзлибез.
Тормышыгыз гузэл булсын.
Ак бэхетлэр телибез!
-Хормəтле əбилəр, шушынын белəн концертыбыз тəмам, тынлап утыруыгыз очен бик зур рəхмəт! 4.
4.Бэйрэм чэй табыны янында дэвам итэ.
www.openclass.ru
Әбекәй алтыным — минем иң якыным!
“Әбекәй – алтыным, минем иң якыным”
( Әбиләр кичәсе)
Максат: гаиләдә әбиләр тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле , ихтирамлы булырга өйрәтү; халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә ихтирам, хөрмәт һәм кызыксыну уяту.
Кичәнең барышы.
Укытучы:
— Кадерле кунаклар һәм балалар! Бүген без–Өлкәннәр бәйрәме билгеләп үтәбез. Бәйрәмебезгә әбиләрне – дәү әниләрне чакырдык. Кичәбезне “Әбекәй – алтыным, минем иң якыным” дип атадык.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр — әбиләр турында алай еш уйламыйбыз. Әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.
Әбием! Нинди матур яңгырый бу сүз. Бу сүз, “Әни” дигән сүз кебек үк, якын һәм кадерле. Әбиләрне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде.
Кадерлеләрдән – кадерлерәк, сөйкемлеләрдән – сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребез. Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф – гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга ( оныкларга) татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип, сезне бүгенге кичәгә чакырдык. Бу безнең бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын. Кадерле әбиләребез, без сезнең турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, хикәяләр укыйбыз. Сез безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә мондый болгавыр заманда балаларыбызны миһербанлы- шәфкатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез кирәк. Әбиләребез, буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Картаймыйча безгә ярдәм итеп яшәгез, ә урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Ә хәзер сүзне сезнең оныкларыгызга бирәм.
1нче укучы.
Ак әбиләр, исәнмесез,
Исән- сау килдегезме?
Сезнең хөрмәткә башлыйбыз
Бүгенге кичәбезне.
2нче укучы.
Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,
Белмим сезне ничек зурларга.
Телим сезгә изге теләкләр,
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
Кайгыларны сыйпап аласыз,
Хәерле юл теләп каласыз.
Сез бит шундый сабыр һәм чыдам.
Сезне уйлап юлга мин чыгам.
3нче укучы.
Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килде мәктәпкә
Бүген кояшлы юлдан.
4нче укучы.
Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Бүген гади көн түгел.
Бүген — Әбиләр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
5нче укучы.
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле,
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әбиләрнең бәйрәме!
Балалар “Җырлыйм әнием турында” (Ф.Әхмәдиев музыкасы, Г.Зәйнашева сүзләре) дигән җырны башкаралар.
6 нчы укучы.
Ходайның һәр бирмеш көнен,
Дога кылып сәламлиләр.
Ил шатлыгы, ил аклыгы –
Ак яулыклы ак әбиләр.
Укытучы. Ял кичәбез файдалы үтсен өчен, әбиләребезнең хәер-догасы кирәк булыр, дога кылыйк. (Бер әби укып дога кыла.)
7 нче укучы.
Тәмле ашлар пешерә,
Кем ул?
Матур гөлләр үстерә,
Кем ул?
Минем яраткан әби.
Ә ашлары — өчпочмак,
Бәлеш, җәймә һәм коймак,
Табын күрке –ипи-тоз,
Ә ахыры – якты йөз.
8нче укучы
Өйгә кайтсам, өй балкыган —
Өйгә нур иңгән!
Ерак җирне якын итеп,
Әбием килгән!
Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән!
«Күрим әле улымны!» — дип,
Әбием килгән!
9 нчы укучы
Өебезнең кояшы (Ф. Зыятдинова)
Бәлки, минем әбине
Сез дә белә торгансыз?
Әбиемне “әби” диеп
Әйтүе дә уңайсыз.
Минем әби яшь әле
Минем әби чип-чибәр.
Әбине күргән кешеләр:
“Кызлар кебек син”, – диләр.
Кояштай балкып тора
Әбиемнең карашы.
Ничек менә әбием күк
Җылы, якты буласы?!
Балалар татар халык биюен башкаралар. АЗАЛИЯ
10нчы укучы.
Яратам әбиемне,
Сөйли ул көлә-көлә.
Укыганын да күрмим
Миннән күбрәк белә.
Аңламасам аңлата
Татлы тел белән генә.
Яхшы йөр, кеше бул,
Иреш, ди теләгеңә.
11нче кучы.
Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса, кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Әби дигән изге кешегә.
12нче кучы.
Бөтен эш кулыннан килә,
Әй уңган минем әби!
Мин дигәндә – ул идәндә,
Көчен һич тә җәлләми.
13нче кучы.
Алъяпкычларым үтүкли,
Көн дә чәчләрем үрә.
Якаларым гел ак минем
Әби юганга күрә.
14нче кучы.
Китап-дәфтәрләремне дә
Гел карап кына тора,
Ертылган битләре булса
Тота да ябыштыра.
15нче кучы.
Күңелләре күтәрелә
Бер ертыкны ямаса.
Минем өчен укырга да
Барыр иде… яраса.
16 нчы кучы.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
17нче кучы.
Гөлләр дә елмаеп баш ия:
Яшәгез кадерле әбиләр!
Сез булган урында,
Сез булган урында
Мәңгелек язларның яме бар.
18нче кучы.
Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез!
19нчы укучы
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә. Балалар бүләкләрен әбиләргә тапшыралар.
Җыр башкарыла Эбием эбекэем
20нче укучы
Яшәгез сез мәңге яшь булып
Туган йортыгызда ямь булып
Сез булсагыз таза- сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
21нче укучы
Оныкларга терәк булып
Яшәгез сез шатлыкта
Сәламәтлек , ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
22нче укучы
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без.
Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегезгә зур рәхмәт сезгә! Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез.
Кичә чәй табыны артында дәвам итә.
Кичәнең икенче бүлегендә әбиләр катнаша (оныклары белән дә, ялгыз да.)
Биремнәр:
Әбиләргә. — Оныгыңның иң яраткан ризыгы нәрсә?
Оныкларга. — Әбиеңнең иң яраткан сериалы нинди?
Әбиләргә. – Оныгыңа нинди бишек җыры җырлап йоклаттың? Җырлап күрсәтергә.
Оныкларга. — Әбиегез нинди ризыкларны аеруча ярата?
Әбиләрнең татар халык ашларыннан иң яратып хәзерли торган ризыклары ниләр икән?
Әбиләрнең бию осталыкларын тикшерү. Биетү.
Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?
— Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?
— Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?
— Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?
10.- Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?
Йомгаклау. — Балалар, эбилэребезнен куллары жылы,йомшак, алай гына да тугел, алтын да! Алар узлэренен кунел жылылыгын кушып безгэ биялэй, оекбашлар бэйлилэр. Шул биялэй, оекбашларнын жылысы аша эбилэребезнен жан жылысы безгэ дэ кучэ. Шуна да нинди кочле суыкларда да безнен кул-аякларыбыз тунмый, жылы тора. Игелегле жаннары очен мен рэхмэт аларга.
Барысы бергэ: Рәхмәт сезгә!
multiurok.ru